Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Йөзү бассейнында ярышлар узды

2024 елның 11 гыйнварында «Жемчужина» йөзү бассейны базасында Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының йөзү буенча спорт мәктәбе беренчелеге узды.

Чара сәламәт яшәү рәвеше алып бару, балаларга физик тәрбия бирү, спортны популярлаштыру һәм үстерү, иң көчле йөзүчеләрне ачыклау максатында үткәрелде. Моннан тыш, ярышлар үткәрү кысаларында ГТО  (хезмәткә һәм оборонага әзер» нормативлары үтәлде.

Стартка 30 дан артык яшь спортчы чыкты.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр Платончева Полина, Ходько Анисия, Максимов Мөхәммәд, Милованов Виктор, Мулянова Милана, Габидуллин Әмир булды.  

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ярышларда катнашучылар призлы урыннар өчен гадел көрәш алып бардылар һәм бик яхшы физик әзерлек, җыйнаклык һәм югары нәтиҗәләргә ирешә белүне күрсәттеләр.

Барлык яшь спортчыларга да сәламәтлек һәм алга таба да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев