Йөрәк авыруларын профилактикалау һәм дәвалау буенча белем атналыгы узды
Югары Ослан үзәк район хастаханәсендә 14-18 апрель көннәрендә йөрәк авыруларына багышланган белем атналыгы узды.
Табиб-кардиолог Усманов Вадим Валерьевич һәм медицина профилактикасы кабинеты табибы, нутрициолог Еремина Резидә Рәзиф кызы пациентлар мәктәбенең дәресен үткәрделәр.
Хроник йөрәк җитешсезлеге - йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларының закончалыклы нәтиҗәсе һәм киң таралган авыру. Хәзерге вакытта бу диагнозлы пациентларны дәвалау өчен тормыш сыйфатын яхшырта торган препаратлар бар. Әмма шуны да онытмаска кирәк, авыруны фаразлауда үз-үзеңне тоту үзенчәлекләре: тәкъдим ителгән яшәү рәвешен, диетаны, физик күнегүләр һәм медикаментоз терапия режимын үтәү, шулай ук тәмәке тарту һәм алкогольне чиктән тыш күп куллану кебек зарарлы гадәтләрдән баш тарту хәлиткеч фактор булып кала.

Табиб-кардиолог Вадим Валерьевич медикаментоз терапия режимын төгәл үтәү, кан басымын үзконтрольдә тоту көндәлекләрен алып бару кирәклеге турында сөйләде һәм аларны тутыру буенча киңәшләр бирде. Ул пациентларның сорауларына җавап бирде һәм диспансер күзәтүенең мөһимлеген һәм кирәклеген искәртте. Табиб-нутрициолог Резидә Рәзиф кызы пациентларга мөһим мәгълүмат белән белешмәләр өләште, яшәү рәвеше, диета һәм физик йөкләнеш режимы буенча киңәшләр бирде, шулай ук пациентлар белән бергә ЛФК элементларын үз эченә алган физик күнегүләр күрсәтте һәм башкарды.
Чара ахырында белгечләр ел саен үткәрелә торган профилактик тикшерүләрнең һәм диспансерлаштыруның хроник йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау һәм иртә ачыклау өчен мөһимлеген ассызыкладылар. Даими физик активлыкны, баланслы туклануны, зарарлы гадәтләрдән баш тартуны, тиешенчә кирәкле йокыны һәм актив ял итүне үз эченә алган сәламәт яшәү рәвеше — нык сәламәтлек һәм иминлек нигезе. Яшьтән үк йөрәгегезне кайгыртыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев