Җиңүнең 80 еллыгына ветераннарга түләү каралган
Татарстан Хезмәт министрлыгы Җиңүнең 80 еллыгына ветераннарга ярдәм итү турында сөйләде.
Татарстан территориясендә хәзерге көнгә 7839 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм сугыштан соң вафат булган ветераннарның 1249 тол хатыннары яши.
Әлеге мәгълүматларны матбугат конференциясендә республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткерде.
«Татарстанда барлыгы 9088 ветеран һәм ветераннарның тол хатыннары теркәлгән, әмма соңгы ун елда аларның саны сигез тапкырга кимегән", - дип ассызыклады ул.
Һәр ветеран индивидуаль игътибар һәм ярдәм ала. Җиңүнең 80 еллык юбилее уңаеннан сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан татарстанлылар 55 мең сум, ә ветераннарның тол хатыннары 80 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак.
Моннан тыш, Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, республика бюджетыннан өстәмә акчалар бүлеп биреләчәк:
- Бөек Ватан сугышы инвалидлары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, икенче бөтендөнья сугышы чорындагы концлагерьларда һәм геттода балигъ булмаган элеккеге тоткыннар 50әр мең сум алачак;
- Сугышта һәм сугыштан соң үлгән ветераннарның тол хатыннары 10 мең сум алачак.
Барлык түләүләр агымдагы елның апрель-май айларында башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев