Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Интернатта сулагайлыкта ярыштылар

Югары Ослан интернат-йортында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен төрле чаралар уздыруга зур игътибар бирелә, алар социаль хезмәт алучыларның әйләнә-тирә дөньяга кызыксынуын стимуллаштыра.

Алар өчен Халыкара сулагайлар көненә уеннар һәм викторина үткәрелде. Тәрбияче Ксения Хваткова  танылган композиторларның, җырчыларның, язучыларның, актерларның кайсысы сулагай булганлыгын сөйләп үтте. Социаль хезмәт алучылар үзләрен сулагай сыйфатында сынап карадылар. Алар сул кул белән кегли уйнадылар, үз исемнәрен яздылар. Биремнәр тәрбияләнүчеләрдә зур энтузиазм тудырды, алар шатланып ярыштылар. 

Ксения Хваткова сүзләренчә, мондый бер үк вакытта танып белү һәм күңел ачу чаралары социаль хезмәтләр алучыларда зур популярлык казана. Алар күп кенә яңалыкларны белә, бер-берсе белән уңай аралашырга өйрәнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев