Интернат-йортта халыклар мәдәнияте, көнкүреше турында сөйләштеләр
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында район мәдәният йорты каршындагы «Мәдәниятләр диалогы» музее җитәкчесе Анжелика Решетова Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара үткәрде.
Чарада сүз Идел буе халыкларының мәдәни мирасы турында барды. Анжелика Решетова интернатта яшәүчеләргә республикабызда яшәүче өч халыкның - рус, татар һәм мариларның көнкүреше, ышанулары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Биредә яшәүчеләр борынгы күлмәкләрдәге бизәкләрнең мәгънәсе, хатын-кыз бизәнү әйберләренең символикасы, буыннан-буынга тапшырыла торган риваятьләр турында белделәр. Һәркемгә традицион костюмнарны күреп кенә калмыйча, аларны киеп карарга да мөмкин иде.
"Мондый танып белү чаралары безнең тәрбияләнүчеләрдә зур популярлык казанды, - ди социаль эш буенча белгеч Юлия Иванова. - Алар активрак социальләшә, әйләнә-тирә дөньяга кызыксынулары арта. Шуңа күрә мондый дәресләрне "Мәдәниятләр диалогы" музее белән партнерлыкта без даими үткәрәбез".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев