Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Интернат-йортта туган көннәрне бергәләп билгеләп үтәләр

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче Сәкинә Кашапова үзенең 87 яшь тулган көнен билгеләп үтте.

Иртәдән радиоузел аша аңа иң җылы котлау сүзләрен оешма хезмәткәрләре һәм яшәүчеләре җиткерде, "Казан әниләре" хәйрия фонды исеменнән бүләк тапшырдылар. Ә иң беренче булып аны ире Госман Вәлиуллин котлады. Бу пар инде 15 елдан артык бергә яши. Алар бер-берсен интернат-йортта тапканнар, шуннан бирле бергә яшиләр.

"Сәкинә апа аның белән таш дивар артындагы кебек яши, - ди директор Тәнзилә Васильева. - Яше үскән саен аның сәламәтлеге начарланды, Госман абый аны бик нык кайгырта. Ул безнең көмеш волонтер: кемнедер мунчага илтеп куярга, кемгәдер нәрсәдер алып килергә, кем беләндер ихлас күңелдән сөйләшергә булышыр".

"Гаилә альбомына күз сал" акциясе кысаларында Сәкинә апа ире белән интернаттагы дусларына туганнары һәм якыннары сурәтләнгән фотосурәтләр күрсәттеләр, истәлекләре, кичерешләре турында сөйләделәр. Интернатта бу акцияне инде икенче ел гамәлгә ашыралар. Тернәкләндерү нәтиҗәсе күз алдында: яшәүчеләр күршеләрен яхшырак белә ала, аларда эмпатия һәм бер-берсенә карата хөрмәт үсә, бу интернатта психологик микроклиматны яхшыртырга ярдәм итә. Социаль хезмәтләр алучылар үзләрен бер зур тату гаилә әгъзалары итеп хис итә башлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев