Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Интернат-йортта Татарстан тарихы белән таныштылар

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында ТАССР оешуга 105 ел тулуга багышланган викторина үткәрелде.

Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова  социаль хезмәт алучыларга республикабызның тарихы, икътисады, казанышлары турында сөйләде. Интернатта яшәүчеләр үзләре дә читтә калмадылар: алар бу хикәяне интернат китапханәсендәге төрле әдәбияттан алынган кызыклы фактлар белән тулыландырдылар, күпләр үзләренең биографиясендәге мөһим вакыйгаларны искә төшерделәр.

"Мондый кызыклы әңгәмәләр барышында безнең тәрбияләнүчеләр үзләренең когнитив һәм коммуникатив күнекмәләрен, хәтерләрен үстерәләр, күп яңалыклар беләләр, - ди Наталья Котова. - Ә викторинага хас ярыш мизгеле аларга мобилизацияләнергә, үзләрен команданың бер өлеше итеп тоярга ярдәм итә".

Традиция буенча викторинада дуслык җиңде. Биредә яшәүчеләр шундый ук кызыклы һәм танып белү чараларын көтеп, тәэсирләр тулы килеш таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев