Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Интернат-йортта студентлар көненә әзерлек бара

Пилмән ясау буенча мастер-класс Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Кулинария мәктәбенең» чираттагы дәресендә оештырылды.

Чара студентлар көненә багышланды, шуңа күрә яшәүчеләр пилмән эчлеге өчен иң кулай ризыкны - кәбестәне сайладылар. Алар барысы да - элеккеге студентлар, кемдер энергоинститут, кемдер төзелеш институтын тәмамлаган. 93 яшьлек тыл хезмәтчәне Лариса Отставнова финанс институтын тәмамлаган, аның гомуми студент стажы тугыз ел тәшкил итә.

Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар үзләре камыр басып, аны җәйделәр, кисәкләргә бүлеп, әзерләнгән эчлек салып, пилмәннәр ясадылар.

"Безнең яшәүчеләр пешерергә, ризыклар әзерләргә һәм бигрәк тә камыр белән эшләргә бик яраталар, - ди Наталья Котова. – Камыр әзерләү барышында аның йомшак текстурасы, уклау белән эшләү, пилмән кырыйларын бөгү, бармакларга гимнастика, кулларга йомшак массаж ясарга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә кулларның вак моторикасы үсә, хәрәкәтләр төгәлрәк була бара, яшәүчеләргә вак әйберләрне тоту җиңелрәк бирелә башлый. Һәм, әлбәттә, үз хезмәтенең нәтиҗәседә зур шатлык китерә. Бу аларның үз-үзләрененең бәясен күтәрергә, актив тернәкләндерү эшенә этәрергә мөмкинлек бирә".

Бу юлы да күмәк эш бик яхшы килеп чыкты. Мастер-класста катнашучылар үзләре әзерләгән пилмәннәре белән истәлеккә фотосессия дә ясадылар. Ахырдан үзләренең эшләренең нәтиҗәсе белән горурланып, кәбестә пилмәннәрен дуслары белән бергәләп татып карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев