Интернат-йортта логик уеннарга өстенлек бирәләр
Уен терапиясен Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында уңышлы кулланалар.
Төрле өстәл һәм логик уеннар арасында - "Сүзләр тап" дип аталган бергәләп уйный торган төре дә бар. Әлеге уенны интернатта яшәүчеләр белән тернәкләндерү өчен күптән түгел генә куллана башлаганнар, әмма инде ул яхшы нәтиҗәләр күрсәтә башлаган.
Психолог Ирина Чулкова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар кроссворд принцибы буенча сүзләр төзиләр, махсус фишкалар кулланып, уен кырына хәрефләрне куялар. Һәр йөреш өчен билгеле бер санда очко исәпләнә.
"Көн саен бу логик уенны уйнарга теләүчеләр саны арта бара, - ди психолог. – соңгы уенда 12 кеше үзләрен тикшерергә теләде. Мондый файдалы вакыт үткәрү безнең тәрбияләнүчеләргә баш мие активлыгын саклап калырга һәм үстерергә, игътибарны туплауга һәм логик фикерләүгә ярдәм итә һәм, әлбәттә, аралашу шатлыгын бүләк итә".
Яшәүчеләрнең кайберләре уен кагыйдәләрен яхшы үзләштергән, алар биш хәрефкә кадәр сүз төзи алалар. Тәҗрибәлерәк уенчылар теләгән һәр кешене зур теләк белән өйрәтә һәм алар үзара ярыша да ала. Җитәкчелекнең планында "Сүзләр тап" уен җыелмаларыннан файдаланып, үзенчәлекле мини-турнирлар уздыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев