Интернат-йортта юбилярны котладылар
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Шамил Каюмовны 85 яшьлек юбилее белән котладылар. Бәйрәм чарасын оешмада эшләп килүче «Гаилә альбомына күз салыгыз» проекты кысаларында Гаилә көненә багышлап уздырдылар.
Социаль тернәкләндерү буенча белгеч Ирина Алеева җитәкчелегендә туган көн бәйрәмен билгеләп үтүче үзенең дусларына, интернат күршеләренә гаилә фотоларын күрсәтте, үзенең тормышы, кызыклы вакыйгалары, туганнары, сыйныфташлары һәм полкташлары турында сөйләде. Тәрбияләнүчеләр зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр, аны шундый мөһим вакыйга белән котладылар.
"Туган көн бәйрәмен үткәрүчеләр катнашында мондый чараларны без даими үткәрәбез һәм алардан яхшы нәтиҗә күрәбез, - ди социаль тернәкләндерү буенча белгеч Ирина Алеева. - Алар безнең тәрбияләнүчеләрдә бер-берсенә карата эмпатия формалаштыруга ярдәм итә, аларның когнитив һәм коммуникатив функцияләрен үстерә, интернатта психологик климатны нормальләштерә". Соңыннан Шамил Каюмовка традиция буенча "Казан әниләре" хәйрия фондыннан бүләк тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев