Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Интернат-йортта иске әйберләргә яңа тормыш бирәләр

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында кәрзиннәр ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Социаль тернәкләндерү буенча белгеч Татьяна Стригачева җитәкчелегендә яшәүчеләр кәрзиннәр ясар өчен барлык кирәкле әйберләрне: стаканнар, бәйләү өчен төсле җепләр, кайчы, җилем, челтәрләр, чәчәкләрне алдан әзерләп куйдылар. Аннары эшкә керештеләр: стаканнарны төбенә хәтле кисеп, төсле җепләр белән үрделәр. Җилем белән беркетеп, тоткычлар ясадылар. Кәрзинне челтәр һәм чәчәкләр белән бизәделәр. Нәтиҗәдә матур һәм оригиналь эшләнмәләр килеп чыкты. 

"Мондый дәресләр иҗади кәеф тудыра, хәтерне, игътибарны, хыялны стимуллаштыра, кулларның вак моторикасын яхшырта, - ди Татьяна Стригачева. - Мондый мастер-классларның зур плюсы һәм аларның экономияле булуында, чөнки эшләнмәләр өчен иң гади материаллар кулланыла. Шул ук вакытта социаль хезмәт алучыларга экологик тәрбия дә бирәбез: алар шул ук бер тапкыр кулланыла торган стаканнардан күпме матур һәм файдалы эшләнмәләр ясап булганын күрәләр һәм инде аларны кулланганнан соң чүплеккә ташламыйлар".

Кәрзиннәре белән истәлеккә фотога төшкәч, яшәүчеләр аларны төрле вак әйберләрне саклау өчен, ә кемдер конфет савыты, чәчәк кашпосы сыйфатында кулланырга ашыкты.

Социаль хезмәтләр алучылар  алдагы яңа мастер-классны көтәләр, чөнки ул иске әйберләргә яңа тормыш бирергә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев