Интернат-йортта яшәүчеләр иҗади фестивальдә катнашты
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының «Секрет» вокаль ансамбле районның «Уйнагыз, гармуннар» халык иҗаты фестивалендә катнашты. Әлеге мәртәбәле чарага Татарстаннан гына түгел, Мари Иленнән, Чувашиядән, башка республикалардан да коллективлар килгән иде.
Надежда Кадышеваның "Течет ручей" җырын башкарган интернат артистларының чыгышын тамашачылар яратып каршы алдылар: кушылып җырладылар һәм талантлары өчен көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр. Фестивальдә катнашучыларның барысы да оештыручылардан бүләкләр алды.
"Безнең тәрбияләнүчеләр шатлыклы тәэсирләр белән кайттылар, күргәннәре турында фикер алыштылар, - ди интернат директоры Тәнзилә Васильева. - "Секрет" ансамбле бездә берничә ел элек оештырылды, артистлар арасында - өлкән яшьтәге пенсионерлар, коляскада йөрүчеләр һәм хәтта 93 яшьлек тыл хезмәтчәне Лариса Отставнова да бар. Вокалотерапия дәресләрен "Волжанка" ветераннар хоры җитәкчесе Миңлегөл Сабир кызы Шәйдуллина алып бара . Алар инде күп тапкырлар югары сәхнәләрдә - район чараларында, "Балкыш" үзешчән ветераннар фестивалендә чыгыш ясадылар. Болар барысы да аларның актив социализациясенә ярдәм итә, коммуникатив һәм когнитив күнекмәләрен үстерә, үз-үзләренә дә ышаныч тудыра һәм, әлбәттә, иҗат һәм яңаны танып белү шатлыгын бүләк итә".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев