Интернат-йортта чәй эчү традицияләре белән таныштылар
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында самовар янында утырулар даими рәвештә оештырыла.
Социаль хезмәтләр алучылар, фойеда әзерләнгән чәй өстәле артына утырып, башта тематик викторинада рәхәтләнеп катнаштылар. Чараны оештыручы Наталья Котова алар өчен самоварның тарихы, аның төрләре, безнең ил мәдәниятендәге әһәмияте турында кызыклы сораулар әзерләде. Аларга җавап биреп, яшәүчеләр бик күп яңа мәгълүмат белделәр. Теләге булган һәркем самавыр һәм чәй белән бәйле гаилә традицияләре турында сөйләде. Һәм, әлбәттә, бергәләп утырулар яраткан җырларсыз үтмәде. Интернатта күптән инде үзләренең музыкаль ансамбле оештырылган. Бу юлы да социаль хезмәтләр алучылар кулларына барабан, уен кораллары алдылар. Ә Наталья Котова аларга гармунда уйнап кушылды.
Ә чәй өстәлен ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ел саен ведомство буйсынуындагы стационар оешмаларның социаль хезмәт алучылары өчен үткәрә торган "Безнең төбәк осталары" республика конкурсында җиңгән өчен бүләк итеп алган самавыр бизәде. Катнашучылар чәй өстәле яныннан тәэсирләр тулы, бик яхшы кәефтә таралыштылар.
"Мондый танып белү тематик чараларын без даими оештырабыз,- ди Наталья Котова. - Формаль булмаган дустанә шартларда безнең укучыларыбыз яңа нәрсәләр белергә, аралашырга, үз сәләтләрен ачарга мөмкинлек ала. Болар барысы да аларга когнитив һәм коммуникатив сәләтләрен үстерергә ярдәм итә, күп шатлык китерә".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев