Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Иннополиста татар теле укытучылары семинарда катнашты

15 ноябрьдә Иннополис мәктәбендә татар теле укытучыларының «Мәгълүмати - коммуникатив технологияләрне кулланып татар телен укыту сыйфатын камилләштерү» темасына семинар узды.

Семинарда район мәгариф бүлеге җитәкчесе Л.Э. Морозенкова катнашты. Ул Югары Ослан районында туган телне өйрәнүнең мөһим проблемалары: кадрлар җитмәү, ата-аналар (законлы вәкилләр) тарафыннан икенче дәүләт телен сайлау, татар теле буенча яңа методик дәреслекләр җитмәү турында сөйләде. 

Иннополис мәктәбенең директор урынбасары О.В. Мостаева үзенең кереш чыгышында күпмилләтле ата-аналарның туган (татар) телен сайлавындагы кыенлыклар турында сөйләде. Балаларның әлеге өлкәдә казанышларын һәм проблемалы якларын билгеләп үтте. Алар гомуми санның 49%. тәшкил итә. 

Мәктәп укучылары 3 телдә мәктәп буйлап кызыклы экскурсия үткәрделәр. Семинарның төп максатын Иннополис мәктәбенең татар теле укытучысы В.Т. Гомәрова белән берлектә тормышка ашырып, педагоглар бу көнне тулы эш шартларына чумдылар: дәрестә катнашып һәм аны федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре күзлегеннән анализладылар; балалар белән бергә дәрестән тыш эшчәнлеккә чумдылар; «Мультимедиа интерактив дидактик уеннар булдыру» мастер-классында катнаштылар. 

Макыл урта мәктәбе укытучысы Маннапова З.И. һәм Октябрьский урта мәктәбе укытучысы Халикова Р. Р. «Дәрестән тыш эшчәнлек - ФГОС шартларында белем бирү процессының аерылгысыз өлеше” темасы буенча тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Соңыннан «Дәрестән тыш эшчәнлек аша татар телен укыту сыйфатын камилләштерү» дигән түгәрәк өстәл үткәрелде.

Татар теле укытучыларының чираттагы методик семинары декабрь аенда Яр буе Морквашы урта мәктәбендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев