Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Ил -халкының имин яшәеше, бердәм гаиләдән башлана

Россиядә 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Тиешле указны РФ Президенты Владимир Путин 2023 елның 22 ноябрендә имзалады. Карар гаиләне яклау өлкәсендә сәясәтне популярлаштыру һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклап калу өчен кабул ителде.

Кеше тормышында гаилә мөһим урын алып тора. Кеше шәхесен формалаштыруда һәрбер гаиләнең үз гореф-гадәтләре  төп роль уйный. Буыннар бәйләнеше, гаилә традицияләрен саклап калу - ул һәрвакыт иң кирәкле сыйфатлар. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәткә, җаваплылыкка, кайгыртуга һәм хөрмәткә өйрәнәбез. 

 Вахит авыл китапханәсендә «Ил халкының имин яшәеше, бердәм гаиләдән башлана» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әдәбият белән танышканда китап укучылар тәрбияләү проблемалары, сәламәт яшәү рәвеше, актив гаилә ялы, гаилә әгъзаларының мавыгулары турында белә ала. Шулай ук күргәзмәдә гаилә тормышының серләрен ача торган, йортны ничек алып бару, гаиләнең бюджетын ничек дөрес тоту, йорт учагын булдыру турындагы әдәбият классикларының китаплары да тәкъдим ителә. Балалар әти-әниләре белән бергәләп әдәби китаплар укырга мөмкин. 

Китапханә үз укучыларын даими эшләүче «Ил -халкының имин яшәеше, бердәм гаиләдән башлана” - китап күргәзмәсенә чакырып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев