Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Игелек бүләк ит

Көзге календарьда гадәти булмаган дата бар — бу өлкән буын кешеләрен хөрмәт итү көне.

Билгеле булганча, һәр кеше игътибарга мохтаҗ, ә олы яшьтә, бигрәк тә. Һәрбер пенсионердан аның яшендәге иң куркыныч нәрсә дип сорасагыз, аларның һәрберсе: иң куркынычы – онытылу, беркемгә дә кирәк түгел без, дип җавап бирәчәкләр. Вахит һәм Мәмәтхуҗа авылы җирлекләрендә олы яшьтәге кешеләрнең, инвалидларның өйләренә хәл белергә бару традициясе бар. Бәйрәм белән котлау өчен генә түгел, ә аралашу, тормыш турында сөйләшү өчен дә. Мондый очрашулар әби-бабайларның тормышын матурлый, һәм алар чираттагы килүне түземсезлек белән көтәләр. Өлкәннәр көненә намуслы хезмәтләре өчен пенсионерларга һәм хезмәт ветераннарына рәхмәт әйтү һәм аларга азык-төлек җыелмалары тапшыру күркәм гадәткә әверелде.

28 сентябрьдә Вахит һәм Мәмәтхуҗа авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре белән бергә Август –Агро  җитәкчеләре ярдәме белән өлкән авылдашларының өйләрендә булып, аларга азык-төлек җыелмалары, үзләреннән җылы котлаулар, балалар ясаган открытка-бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев