Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Язгы кыр эшләренә әзерлек бара

Авыл хуҗалыгы оешмаларының машина-трактор паркларында язгы кыр эшләренә әзерлекне бәяләү максатында Югары Ослан муниципаль районында комиссия хуҗалыкларда булды.

Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гобәйдуллин Рәшит Галимҗан улы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге әйдәүче белгече Шакиров Әмир, консультант Кукушкина Наталья катнашты.

Бүгенге көндә хуҗалыкларның остаханәләрендә бар куәткә авыл хуҗалыгы машиналарын һәм тракторларын ремонтлау эшләре бара. «Коргуза» ҖЧҖ һәм А.И.Прокопьева КФХ предприятиеләрендә эш югары дәрәҗәдә оештырылган, аларда тракторларның һәм авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлек дәрәҗәсе яхшы. «Заря» ҖЧҖ механизаторлары да техниканы әзерләп бетерү алдында.

Авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү белән бер үк вакытта хуҗалыкларга комплектлаучы әйберләр, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары, орлыклар кайтарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев