Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Яз - тычкан бизгәге авыруы йогу куркынычы булган вакыт

Яз - табигать үзгәрә, һава җылына торган вакыт. Бакча эшләрен башлау, бакчаларны җыештыру, язгы өмәләр, урманнарда йөрү өчен идеаль вакыт. Ләкин шуны истә тотарга кирәк, бу - ГЛПС белән авыру куркынычы арта торган сезон.

Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк (ГЛПС) - вируслар китереп чыгара торган кискен йогышлы авыру, ул аеруча куркыныч табигый инфекцияләр төркеменә керә.

ГЛПСның табигый учаклары яфраклы һәм катнаш урманнарда, урман-дала ландшафтларында формалаша. Табигатьтә ГЛПС вирусының резервуары булып тычкансыман кимерүчеләр: катнаш урманнарда тереклек итүче җирән кыр тычканы, сары муенлы тычкан, гади кыр тычканы, йорт тычканы, соры күсе тора. Кимерүчеләрдә геморрагик бизгәк хроник инфекция буларак клиник билгеләрсез уза. Кимерүчеләр организмыннан вирус төкерек, сидек һәм тизәк белән бүленеп чыга һәм урманнарны, сулыкларны, туклану продуктларын зарарлый.

Авыру ел дәвамында теркәлә, язгы-җәйге-көзге чорда авыручылар саны арта. Эпидемик үсеш кимерүчеләр үрчү өчен уңайлы, аларның саны артуга китерә торган елларга туры килә.

Кеше еш кына ГЛПС вирусы белән зарарланган тузанны сулаганда, шулай ук су, азык-төлек продуктлары, кимерүчеләрнең бүлендекләре белән пычранган яшелчә һәм җиләк-җимешләр кулланганда йога. Күпчелек очракта йогышлану авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда, урман эшкәрткәндә, дача һәм йорт яны кишәрлекләрендә эшләгәндә, җиләк һәм гөмбә җыю өчен урманга барганда, табигатьтә ял иткәндә була. Авыру йоктыру вакыты авыру башланганчыга кадәр 7-25 көн, уртача 17 көн, сирәк очракта 40 көн булырга мөмкин.

Авыру кискен рәвештә тән температурасы 38-40° ка кадәр күтәрелүдән, салкын тиюдән, кискен рәвештә баш, мускуллар авыртуыннан башлана. Биттә, муенда, гәүдәнең өске яртысында гиперемия (кызару) күзәтелә. Күзләре шешенә ("куян күзләре"). Кайбер авыруларның күрү үткенлеге югала. Башлангыч чорда ГЛПСны еш кына грипп, ОРВИ дип кабул итәләр. Кайбер очракларда борыннан кан китү күзәтелә, сидектә кан барлыкка килә. Авырулар корсак һәм бил өлкәсендәге авыртулардан зарлана. Сидек күләме кискен кими, авыр очракларда анурия барлыкка килә - сидек бүленеп чыгуның тулысынча тукталуы.

Катгый рәвештә тәкъдим ителә:

  • Урманга барганда шәхси гигиенаны төгәл үтәргә кирәк, савыт-саба һәм азыкны үләнгә, агач төпләренә куярга ярамый. Бу максатларда клеенка кулланырга кирәк.
  • Язын сезон башланыр алдыннан дачаларны дезинфекцияләү чаралары (3% хлорамин, хлор известь эремәсе) кулланып яхшылап юарга киңәш ителә.
  • Дача, ярдәмче биналарны, гаражларны, базны җыештырганда 4 катлам марля белән мамык-марля бәйләвеч һәм резина перчаткалар кияргә киңәш ителә. Урып-җыю вакытында ашарга, тәмәке тартырга ярамый.
  • Шул ук шәхси профилактика чаралары печән, салам ташу һәм җыю, агач әзерләү, яшелчәләрне күчерү вакытында кулланыла.
  • Торак һәм ярдәмче биналарны, ишегалларын, бигрәк тә шәхси йортларны көнкүреш чүп-чарларыннан вакытында чистартып торырга кирәк.
  • Кимерүчеләрнең торак биналарга һәм хуҗалык корылмаларына үтеп керү мөмкинлеген булдырмаска, моның өчен вентиляция тишекләрен металл челтәр белән ябарга һәм тишекләрне цементларга кирәк.
  • Бозылган яки кимерүчеләр белән пычранган ризыкларны ашау катгый тыела. Эчәр өчен су кайнатылган булырга тиеш. Азык-төлекне кимерүчеләр өчен мөмкин булмаган урыннарда сакларга кирәк.
  • Төн кунар өчен, кимерүчеләрдән азат, куаклыклар белән капланмаган, коры урман участокларын сайларга кирәк. Печән һәм салам кибәннәрендә кунмаска.
  • ГЛПС йоктыруны ышанычлы кисәтү өчен кимерүчеләрне барлык мөмкин булган чаралар белән юк итәргә кирәк.

Клиник билгеләренең җитдилеген һәм авыруның авырлыгын исәпкә алып, ГЛПС белән авыручыларны дәвалау хастаханә шартларында ашырылырга тиеш. Авыруның беренче билгеләре барлыкка килсә, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. ГЛПС авыруы кешедән кешегә йокмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев