Яшүсмерләр клубында Ленинград блокадасы турында сөйләделәр
Ватанны саклаучылар елы кысаларында, Югары Осланның яшүсмерләр клубында Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 81 еллыгына багышланган очрашу булды.
«Хәтер вөҗданы» эзләү отряды җитәкчесе һәм Ветераннар советы рәисе Римма Сергеевна Троицкая әлеге коточкыч вакыйгаларны искә төшерде.
Ул чарада катнашучыларга блокадалы Ленинградтагы катлаулы шартлар турында сөйләде, халыкның истәлекләре белән таныштырды, һәркемгә бер көнгә бүленеп биргән 125 грамм икмәк өләште.
Очрашу Югары Осланда Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәле янында тәмамланды. Балалар хәтер шәмнәре кабыздылар һәм блокаданы кичерүчеләргә бер минут тынлык белән рәхмәт һәм хөрмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев