Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яшьләргә ташламалы шартларда торак бирү өчен гариза кабул итү вакыты озайтылды

Яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алуга конкурста гариза бирү кампаниясе срогы 20 сентябрьгә кадәр озайтылды.

Катнашуга 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр кертелә.

Бу конкурсның өстенлеге - никахта булмаган гражданнар да карала, әмма ТР территориясендә теркәлгән булырга һәм эшләргә кирәк.

Түбәндә санап кителгән кешеләр катнаша ала:

  • башкарма комитетларның яшь хезмәткәрләре;
  • идарә тармагындагы   оешмаларның яшь белгечләре;
  • студентлар һәм яшьләр үзидарәсе органнары активистлары;
  • яшь галимнәр һәм укытучылар;
  • сәнәгать оешмаларында, шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмаларда яшьләр белән эшләүче җаваплы хезмәткәрләр.

Шулай ук мөрәҗәгать итүченең ТР яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендәге казанышлары да мәҗбүри шарт булып тора. Җиңүчеләр социаль ипотека шартларында, квадрат метрның ташламалы бәясе 28,5 елга кадәр 60-70 мең сум булган чиста формадагы (чистовая отделка) фатир сатып алу мөмкинлеге ала алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев