Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яшь җырчы Алия Хәлимова «Илһам чишмәсе» бәйгесендә III урын яулады

III төбәкара җыр бәйгесенең икенче этабы Сарман районы җирлегендә үтте.

18 – 19 февраль кеннәрендә узган «Илһам чишмәсе»  бәйгесенең төп максаты – җырчы Илһам Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, яшь буынны тәрбияләү һәм халык традицияләренә җәлеп итү. Сарманда узган бәйгедә Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия Республикалары, Оренбург өлкәсе, Мәскәү шәһәреннән 6 яшьтән 21 яшькә хәтле җырчылар катнашты. 

Бәйге «Вокал соло» номинациясендә үткәрелде. Алия татар телендә Илһам Шакиров репертуарыннан бер халык һәм бер автор җырын башкарды.

Сайлап алу турын узганнан соң, ә бәйгедә катнашырга быел 150дән артык гариза килгән булган, Алия «Илһам чишмәсе»ндә лаеклы чыгыш ясады һәм III дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде. Алияне һәм аның җитәкчесе Г. Нигъмәтҗанованы котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Победа в конкурсе межрегиональный конкурс