Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яшь музыкантлар Югары Ослан картлар интернат-йортында яшәүчеләр алдында чыгыш ясадылар

Концерт ачык һавада узды.

Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Фәридә Хөснуллина һәм Марина Кудряшованың укучылары Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында концерт программасы белән чыгыш ясадылар. 

Кояшлы, җәйге эссе көндә ачык һавада уңайлы ишегалдында яшь музыкантлар тамашачыларга үзләренең талантларын күрсәттеләр. Тамашачыларның көчле алкышлары астында яшь пианистлар һәм скрипкачылар Марк Жуков, Амелия Ганиева, Юлия Глухова, Аделина Яковлева, Елизавета һәм Ксения Додоновалар, Василиса һәм Екатерина Чибиревалар, Руфина Масленникова, Карина Сидорова, Нелли Пастухова, Владислав һәм Ярослав Смирновлар чыгыш ясады. Концертның бай, күптөрле программасы чит ил, рус, татар классикларының, заманча композиторларның инструменталь музыкасын үз эченә алды.

Концерт дуслык турында җыр белән тәмамланды. Кунаклардан интернат-йортта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр адресына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады. Ә тамашачылар яшь музыкантларга җәйге матур ял һәм яңа иҗади уңышлар теләделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев