Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Ярминкәләр яз көне дәвам итәрме, яңа елда беләчәкбез

Казанда безнең район катнашында быелгы елның соңгы ярминкәсе узды.

Сентябьдән декабрь аена кадәр район авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр сигез ярминкәдә катнашты. Көзге айлардагы ярминкәләрдә шәхси хуҗалыклар да активлык күрсәтте, алар күбрәк үзләренең бакчаларында, хуҗалыкларында үскән яшелчә продукциясен саттылар. 

Барлык ярминкәләрдә актив катнашучылар - “Ослан” кооперативы коллективы, Роберт Сибгатовның фермер хуҗалыгы, шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы Владимир Раков, Николай Костюнин, Николай Орлов, умартачы Василий Рамазановлар. Узган  сигез ярминкәдә тугыз миллион сумнан артык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Йомгаклау ярминкәсендә бигрәк тә ит продукциясе һәм сөткә ихтыяҗ бар иде. 

Ярминкә кысаларында өлкән яшьтәгеләр өчен чәй табыны оештырылды. Шәһәр халкы авыл хезмәтчәннәренә сыйфатлы, яңа җитештерелгән продукция өчен рәхмәтләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев