Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Яр Буе Морквашы мәктәбендә батырлык дәресе узды

Балалар белән очрашуга махсус хәрби операциядә катнашучы Хәйретдинов Арслан Илдар улын чакырылды.

Патриотик очрашуның төп максаты - яшьләр беренче чыганактан, турыдан-туры МХО катнашучыларыннан мәгълүмат алу, барган вакыйгалар турында дөреслекне белү иде. Шулай ук укучыларга тынычлыкны саклау өчен көрәш якташларыбыз кулында икәнлеген җиткерү.

Арслан Илдар улы укучыларга махсус операциянең әһәмияте, сугышчан вәзгыятьне, ватанпәрвәрлек, туганнарын һәм якыннарын яклау теләге, сугышчыларның батырлыгы турында сөйләде. Ул барлык авырлыкларны җиңәргә туганнарның ышанычы ярдәм итүен әйтеп үтте. Махсус операция шартларындагы көнкүреш, солдатларыбызны коралландыру, сугыш хәрәкәтләрен алып бару, безнең егетләр тарафыннан алгы сызыкта югары бәяләнгән волонтерлык эшчәнлегенең әһәмияте турында сөйләде. Хатлар, маскировка челтәрләре, гуманитар ярдәм, сугышчыларыбызга әйтелгән җылы сүзләр өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Батырлык дәресе җылы дуслык шартларында үтте. Балалар конкрет мисалда чын геройларның янәшә яшәвен, батырлык, Ватанга мәхәббәтнең патриот һәм Россиянең чын гражданины сыйфатлары булуын күрделәр.

Әңгәмә ахырында балалар махсус хәрби операциядә булган Арслан Илдар улына нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм тизрәк җиңү белән кайтуын теләделәр. Җылы очрашу истәлегенә уртак фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев