Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авылында ФАП ачылды
ФАП медицина эшләнмәләре һәм җиһазлар белән тулысынча стандарт кагыйдәләренә туры китереп җиһазландырылган.
ФАПка югары тизлекле интернет үткәрелгән, компьютер техникасы урнаштырылган, шулай ук авыл халкын дарулар белән тәэмин итү өчен дә бөтен уңайлыклар каралган.
Бүген аны тантаналы ачуда Дәүләт Думасы депутаты И.Гыйльметдинов, Югары Ослан районы башлыгы М.Зиатдинов, авыл җирлеге башлыгы В.Никитушкин һәм Югары Ослан үзәк хастаханәсе баш табибы С.Мишакин катнашты.
Мәмәтхуҗа медпункты мөдире Т.Чукина билгеләп үткәнчә: «Бүген яңа шартларда эшләү бик уңай. Элек фельдшер-акушерлык пункты мәктәпнең җайлаштырылган биналарын биләгән. Бу, әлбәттә, дөрес түгел. ФАПның яңа бинасында хәзер эре хастаханәләр белән хезмәттәшлек итү өчен элемтә, кирәкле җиһазлар һәм компьютер бар".
ФАП 164 өлкән кешегә һәм 5 балага хезмәт күрсәтә. Ул Югары Ослан районында төзелгән 15 нче модульле ФАП булды.
ФАП республика хисабына төзелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев