Яңа Юлның хөрмәткә лаек юбилярына 95 яшь
2026 елның 30 гыйнварында тыл хезмәтчәне 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу саннар аеруча ихтирамга, хөрмәткә, горурлыкка һәм иң изге сүзләргә лаек. Язмыш Фәйзуллин Марат Йосыф улына төрле вакыйгаларга бай озын гомер бүләк иткән.
Юбиляр сугыш чоры баласы. Балачагы авыр була, ул тугыз балалы гаиләдә үсә. 1942 елда әтисе вафат була. Марат Йосыф улының мәктәпкә йөрерлек мөмкинлеге булмый. Күршеләре тимердән хуҗалык кирәк-яраклары ясау белән шөгыльләнгәннәр һәм яшь Марат алардан бу катлаулы һөнәргә өйрәнергә карар кыла. Чиләкләр, чүмечләр, комганнар ясарга өйрәнә, аннары аларны базарда сата һәм икмәккә, бәрәңгегә алмаштыра. Яше җиткәч морфлотта дүрт ел хезмәт итә. Гомере буе, пенсиягә чыкканчы, 40 ел заводта эшләгән. Заводта үзенең тормыш иптәше Флюраны очрата. Алар өч балага гомер бүләк итәләр. Ә бүген юбиляр бай бабай, аның дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

Яңа Юлга Марат Йосыф улы гаиләсе белән 1990 елда күченеп килә. Иске йорт сатып алып, аны алтын куллары ярдәмендә төзекләндерә. Яшәгән авылы өчен Марат Йосыф улы бик күп игелекле эшләр башкара. Үз янына фикердәшләрен җыеп, җирле чишмәне, ә аннары коены чистарталар. Бераздан аның кул астында зиратны төзекләндерәләр: киртәләрне яңарталар, зиратны тәртиптә тоту һәм җирләү кирәк-яраклары өчен кечкенә генә йорт салып куялар. Марат Йосыф улы 2002-2019 елларда Вахит мәчетендә имам була.
Тырыш хезмәте өчен ул "Хезмәт ветераны" медале, "В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан Фидакарь хезмәт өчен юбилей медале", "9 нчы бишьеллык ударнигы", 1974 һәм 1977 еллардагы "Социалистик ярышлар җиңүчесе" билгеләре белән бүләкләнә. 1967 елда "Коммунистик хезмәт ударнигы" исеменә лаек була.
Кызганычка каршы, хатыны аның юбилеена кадәр яши алмаган. Хәзерге көндә Марат Йосыф улы кызы тәрбиясендә яши. Аны олы бәйрәме белән авыл җирлеге башлыгы Майоров Валерий Викторович һәм Яңа Юл авылы клубы мөдире Сәрия Ефимова котладылар. Юбилярга авыр хезмәте, җиңел булмаган тормыш сынауларындагы батырлыгы һәм ныклыгы өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Кунаклар сәламәтлек, җан тынычлыгы теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Кадерле Марат Йосыф улы! Сез авыр, ләкин лаеклы тормыш алып бардыгыз. Сезнең язмыш – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең аерылгысыз өлеше. Баш өстендә тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сезгә! Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телибез. Һәр көн сезгә шатлык, елмаю бүләк итсен, янәшәдә һәрвакыт якыннарыгыз булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев