Яңа Юлда Сталинград сугышын искә алдылар
Бөек Ватан сугышының каһарман еллары бездән ерагая бара, Сталинградның канлы карын татучылар саны елдан-ел кими бара. Һәр елны, 2 февральдә, илебез белән Сталинград сугышының еллыгы билгеләп үтелә, җиребезне немец-фашист илбасарларыннан саклаганда гомерләрен биргәннәрнең барысы да искә алына. Сталинград сугышы 200 көн һәм төн дәвам иткән. Сталинград – ул газаплар һәм сыкрау, бөек батырлык символына әверелгән шәһәр, мәңгегә кешелек хәтерендә калачак.
Яңа Юл авыл клубында "Сталинград - 200 көн батырлык һәм ныклык" дип аталган хәтер сәгате узды. Авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова бу бөек сугышның төп вакыйгалары турында сөйләде. Бу вакыйгалар ул дәһшәтле 200 көн һәм төн эчендә шәһәргә, аның халкына һәм балаларына ниләр кичергәннәрен аңларга һәм күз алдына китерергә ярдәм итте. Балаларның авыр елларда олылар белән бергә фронтларда һәм дошман тылында сугышуларын, аларның зур вакыйгаларның шаһитлары һәм катнашучылары, бөек сугышның кечкенә солдатлары булуларын искә төшерделәр. Олылар кебек үк, балаларга да ачлык һәм салкынлык, туганнарының үлемен кичерергә туры килгән, әмма алар бернигә дә карамый, җиңү өчен көчләреннән килгәннең барысын да эшләгәннәр. Хәтер сәгате азагында бер минут тынлык игълан ителде.
Сталинград тарихка герой-шәһәр буларак мәңгегә кереп калды. Безнең бурычыбыз - хәтерне изге итеп саклау һәм шул еллардагы вакыйгалар турында тарихи дөреслекне саклау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев