Яңа Юл авыл клубында балалар өчен Сәламәтлек көненә багышланган «Бергә күңелле» дигән уен программасы үткәрелде.
Чарада йөгерү, сикерү һәм башка кызыклы конкурс уеннары тәкъдим ителде, анда балалар үзләренең акыл сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Бергә уеннарда катнашып, балалар үзләрен чын коллектив итеп тойдылар.
Чара барышында авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова балаларга, һәр кеше - үз сәламәтлегенә җаваплы кеше, шуңа күрә кече яшьтән спорт белән шөгыльләнү, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһимлеген аңлатты. Чара сәламәтлек һәм спорт турында табышмаклар чишү белән тәмамланды. Балалар очрашудан дәрт, энергия, файдалы мәгълүмат алдылар һәм татлы призларга ия булдылар.
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев