Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа Юлда профилактик әңгәмә узды

Соңгы вакытта гражданнарның шартлаткыч җайланмалар булырга мөмкин шикле предметларны табу очраклары еш күзәтелә.

Мондый әйберләрне транспортта, баскыч мәйданчыкларында, фатир ишекләре янында, оешмаларда һәм җәмәгать урыннарында, урамда табалар.

Халыкның иҗтимагый аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру максатыннан, Яңа Юл авылы клубы мөдире Сәрия Ефимова авылдашлары белән профилактик әңгәмә үткәрде.

Ул шикле әйберләр табылганда үзеңне ничек тотарга һәм нинди гамәлләр кылырга кирәклеген искәртте, шулай ук ашыгыч хезмәт телефоннарын да искә төшерде. Тормышта кеше еш кына бәла, явызлык белән ялгыз кала, һәм аны үзенә җиңәргә туры килә. Куркыныч тормыш вазгыятенә эләккәч, ул куркып калмаска, котылу юлларын белергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев