Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Яңа Юлда олыларны хөрмәтләделәр

Көзге календарьда гадәти булмаган көн бар: ул көнне һәрберебезнең йөрәге тирән ихтирам хисләре белән тула, рәхмәт сүзләрен әйтәсе, кешеләргә аеруча игътибарлы буласы килә. Ул 1 октябрь яки Россия Федерациясендә 1992 елдан бирле билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көне.

Өлкәннәр көне - ул якты һәм күркәм бәйрәм, анда без әти-әниләребезне, әби-бабаларыбызны аеруча игътибарга алабыз.
Әлеге көн җиткәнче үк җирле депутат Закиров Шамил Шакир улы һәм Яңа Юл авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова «Игелек һәм мәхәббәт белән» акциясе үткәрделәр. Аның кысаларында җирлекнең өлкән яшьтәге кешеләренә «Август-Югары Ослан» ҖЧҖ иганәчесеннән бүләкләр тапшырдылар, зирәк буынны бәйрәм белән котладылар, аларга сәламәтлек, якыннарының мәхәббәтен, бәхет, иминлек, тыныч тормыш теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев