Яңа Юлда Корбан бәйрәменә багышланган әңгәмә узды
Корбан бәйрәме - бөтен мөселман дөньясы билгеләп үтә торган бөек бәйрәм. Бу бәйрәм бердәмлеккә, якыннарыбызга мәхәббәткә, мәрхәмәт һәм шәфкатьлелеккә, тынычлыкка, татулыкка өнди.
Яңа Юл авылында балалар өчен "Изге Корбан бәйрәме турында нәрсә беләбез” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова бәйрәм тарихы, аның традицияләре турында сөйләде. Аның барлык туганнарны берләштерүен, кешелекне рәхмәтле булырга һәм сабырлык күрсәтергә өндәүен ассызыклады.
Чара балаларда үз илебез тарихына кызыксыну уятуга, "йолалар", "гореф-гадәт" төшенчәләрен формалаштыруга юнәлтелгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев