Яңа Юлда «Карга боткасы» фольклор бәйрәме узды
“Карга боткасы” - татар һәм башкорт халыкларының иң популяр язгы бәйрәмнәренең берсе. Әлеге бәйрәм беренче язгы кошларның - каргаларның очып кайтуы хөрмәтенә багышланган.
Ботка пешкәнче, Яңа Юл авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова кунакларны халык бәйрәменең тарихы, традицияләре һәм йолалары белән таныштырды. Бәйрәм белән котларга Шүрәле, Су анасы, Убырлы карчык - әкият геройлары килде. Каргалар кайтты, алар яз алып килделәр. Яз чарага килүчеләрне бәйрәм белән котлады һәм бар халыкка тыныч күк йөзе, сәламәтлек теләде. Балалар әйлән-бәйлән, төрле халык уеннарын уйнадылар. Рәхәтләнеп уеннар уйнаганнан соң балалар карга боткасы ашадылар, кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйландылар.
Бәйрәмнең максаты балаларны ата-бабаларыбызның милли бәйрәме, аның тарихы һәм халык тормышындагы әһәмияте белән таныштыру иде.
Балалар һәм кунаклар бәйрәмнән яхшы кәеф белән таралдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев