Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа Юлда “Карга боткасы” бәйрәме узды

Борынгы заманнарда кешеләр язны үз канатлары очында каргалар китерә дип санаганнар. Шуңа күрә кар эреп, беренче инешләр барлыкка килү белән, каргалар очып килү хөрмәтенә «Карга боткасы» бәйрәме оештырылган.

Бу көнне балалар һәр йорттан ярма, сөт, май, шикәр, йомырка җыеп, бар халыкны да шигырьләр һәм җырлар белән бәйрәмне билгеләп үтәргә чакырганнар. Гадәттә халык авылның иң биек урынына җыелып, учак кабызганнар, зур казанда ботка пешергәннәр. 

Бәйрәм уеннар һәм күңел ачулар белән башланган, соңыннан барысы да учакка чакырыла һәм ботка белән сыйлана. Ботканың беренче өлеше тынычлык, һәм мул уңыш теләп җиргә бирелгән. Икенчесе -  су җирдәге тереклекне сакласын өчен суга (инеш). Өченчесе - күк йөзенә - кояшлы көннәр күп булсын, вакытында мул яңгырлар яусын өчен, ә дүртенчесе - яз көне алып килгән өчен рәхмәт әйтеп каргаларга өлеш чыгарылган. Шуннан соң гына җыелган халыкка ботка өләшенгән. Кешеләр таралгач, каргалар калган ботка белән тукланган. Безнең заманда да бу традиция исән. 

 Яңа Юлда авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова "Карга боткасы" бәйрәмен оештырды. Бәйрәмне өлкәннәр дә, балалар да түземсезлек белән көттеләр. Мәйданда кунакларны кайнар пылау, хуш исле шашлык, коймак һәм тәм-томнар, самавырдан кайнар чәй белән каршы алдылар. Чарада Алия Григорьева чын бәйрәм атмосферасын тудырды, матур җырлар башкарды.  Вахит авылы мәдәният хезмәткәрләре Гөлназ Фәттахова һәм Сания Сәлимуллина оештырган уеннарда кунаклар бик теләп уйнадылар. Ә бәйрәмнең иң яшь кунаклары яз турында шигырьләр сөйләделәр.

Бәйрәмнең күңелле мизгеле булып матур итеп бизәлгән җигүле ат өстендә йөрү булды, аны ел саен Сергей Урмаков киендерә. Уеннар һәм конкурслардан соң бөтен кеше боткадан авыз итте. Яз көне җир йөзендә тынычлык һәм иминлек, мул уңыш теләп, кошларны да ботка белән сыйладылар!

Яңа Юл авылы клубы мөдире Сәрия Ефимова үзенең һәм авылдашлары исеменнән Сергей Урмаковка, Надия Закировага,Фиргать Шарюковка, Лилия Закировага, Инесса Амутбаевага бәйрәмне үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә. Эшләрендә уңышлар һәм тормышларында бәхет һәрчак юлдаш булуын, юлларында да үзләре кебек үк игелекле һәм ярдәмчел кешеләр очравын тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев