Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа Юлда еланнардан саклану кагыйдәләрен искә төшерделәр

Җәйге каникул вакытында Яңа Юл авыл клубы мөдире балаларның күңелен ачып кына калмый, аларга файдалы мәгълүмат та бирә.

"Балачак куркынычсызлыгы" акциясе кысаларында, Сәрия Ефимова балалар өчен "Сак булыгыз - еланнар!"  әңгәмәсе үткәрде.

 Балаларга еланнар белән очрашканда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр. Бу теманы сайлаганда соңгы вакытта еланнар белән очрашулар ешаюы күздә тотылды: хәзер аларны урманда яки сулык яннарында гына түгел, ә юлда, яр буендагы куакларда һәм хәтта яшелчә бакчаларында да очратырга мөмкин. Ә алар белән очрашканда кешеләрнең үз-үзләрен дөрес тотмавы елан тешләвеннән зыян күрүгә китерә.

 Иң мөһиме, еланнар беркайчан да беренче булып һөҗүм итмиләр, әгәр алар шуышып китә алмасалар, аңа бассалар яки куллары белән кагылсалар гына. Шулай итеп, кеше елан чагуын үзенең саксызлыгы нәтиҗәсендә ала, ә елан исә кешегә табигый үз-үзен саклау инстинкты эшли башлагач кына һөҗүм итә. Бу уяулык күрсәтү өчен җитди сәбәп булып тора.

Балалар белән бергәләп саклык кагыйдәләре турында тагын бер кат искә төшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев