Яңа Юлда чын ирләрне бәйрәм белән котладылар
23 февраль - бөек җиңүләр һәм сугышларның данлы тарихын, батырлыкны һәм намусны, Ватанга мәхәббәтне гәүдәләндерүче батырлык, көч һәм намус бәйрәме ул.
Яңа Юл авыл клубында "Чын ирләр бәйрәме" дигән конкурс программасы үтте.
Клуб мөдире Сәрия Ефимова авылның ир-егетләрен бәйрәм белән котлады һәм килгән авылдашларын бәйрәмнең тарихы белән таныштырды.
Ир-атлар "Күңелле тир", "Ит турагычны сүтеп җый", "Көчле кул" кебек күңелле бәйгеләрдә катнаштылар, алар билгеле бер вакыт эчендә осталык, җитезлек, көч күрсәттеләр.
Чара барышында ир-атлар үзләренең армия тормышыннан тарихлары белән уртаклаштылар. Чарадан барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев