Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Яңа Юлда чәй тарихы белән таныштылар

Яңа Юл авылы мәдәният йорты мөдире Сәрия Ефимова, Шеланга урта мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлшат Сиченкова белән берлектә, укучылар өчен «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Татар традицияләре буенча чәй эчү» чарасы үткәрделәр.

Сәрия Ефимова татарларда чәйнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, татарларның чәй эчү йолалары, гореф-гадәтләре, борынгы чәй тантанасы атрибутлары белән таныштырды. Татарларда чәй эчү традициясе XVIII гасырдан башлана. Ул чакта шифалы хуш исле эчемлек белән бай йортларда гына сыйлый алганнар. Нәкъ менә шул вакытта чәй – ашказаны авыруларыннан дару да, кәефне күтәрү өчен шифалы чара да саналган. Тантана кысаларында мастер-класс үткәрелеп, чәй пешерүнең серләре ачылды. Балалар Сәрия Ефимова пешергән татар милли камыр ризыкларыннан авыз итеп, үләнле кайнар чәй белән сыйландылар.

Чарада балалар белән бергә Шеланга урта мәктәбе директоры Лилия Викторовна Ледяева да кунак булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев