Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа Юлда “Блокада икмәге” акциясе узды

18-27 гыйнвар көннәрендә илебезнең барлык төбәкләрендә «Блокада икмәге» бөтенроссия хәтер акциясе уздырыла.

Блокаданың беренче ае ахырына кадәр камалган шәһәр халкы шактый яхшы гына икмәк паегы алган. Азык-төлекнең, онның озакка җитмәячәге ачыклангач, бирелгән икмәк нормасы бик нык кыскартылган.

1941 елның ноябрь һәм декабрь айларында шәһәр хезмәткәрләре, иждивениедә булган кешеләр һәм балалар көненә 125 грамм икмәк алганнар. Эшчеләргә 250 грамм, ә хәрбиләштерелгән каравыл, янгын сүндерү командалары һәм истребитель отрядлары составына 300әр грамм икмәк бирәләр. Хәзерге заман кешеләре блокада ипиен ризыкка куллана алмас иде, чөнки аны ашарга яраксыз кушылмалар кушып әзерләгәннәр. Икмәкне целлюлоза, тузан, ылыс, жмых һәм фильтрланмаган солод өстәгән арыш һәм солы оныннан пешергәннәр. Икмәк  бик әче һәм кап-кара булып пешкән.  

26 гыйнварда Яңа Юл клубы мөдире Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итүнең 80 еллыгына багышланган "Блокада икмәге" акциясен үткәрде.

Сәрия Ефимова авылдашларына блокададагы Ленинградның символы булган талон-карточка һәм икмәк кисәкләре төшерелгән листовкаларны таратты. Шулай ук ул блокадада яшәүчеләр өчен бу 125 грамм икмәкнең ничек кадерле булганлыгын, аны нәрсәдән пешергәннәрен һәм кайвакыт икмәкне Ладога күле төбенә баткан машиналар һәм олаулар кузовыннан алырга туры килгәнлеген сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев