Яңа Юлда балалар хокуклары турында сөйләштеләр
Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне ел саен 20 ноябрьдә – Бала хокуклары турында конвенциягә кул кую көнендә билгеләп үтелә.
Бу көнне җәмәгатьчелек игътибары балалар хокукларын яклау, аларга хокукый ярдәм күрсәтү һәм агарту проблемасына юнәлтелә.
Шушы көн алдыннан Яңа Юл авыл клубы мөдире балалар өчен "Баланың хокуклары һәм бурычлары" дигән танып-белү сәгате үткәрде. Чараның максаты - балаларга хокукый культура һәм белем бирү дәрәҗәсен күтәрү. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, үз хокуклары һәм бурычлары турында уйландылар.
Ә ахырда, белемнәрен ныгыту өчен, бергәләп "Балалар хокуклары"дигән плакат ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев