Яңа Юл халкы Җиңү бәйрәмен каршы алды
9 майда Яңа Юл авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл янында совет гаскәрләренең фашист Германиясен Җиңүенең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.
Митингны авыл җирлеге башлыгы Майоров Валерий Викторович ачып җибәрде, шулай ук Шеланга авыл җирлеге депутаты Шамил Закиров һәм Гөлфия Ибраһим кызы да бәйрәм белән котладылар.
Һәйкәл янында Шеланга урта мәктәбе укучылары почетлы каравылда тордылар, авыл халкы һәм кунаклары аңа гирляндалар һәм чәчәкләр куйдылар.
Соңыннан «Монда безне хәтер чакырды» дигән үзешчәннәр көче белән бәйрәм концерты күрсәтелде. Концерт программасында Григорий Максимов, Оксана Киселева, Камилла башкаруында җырлар, балалар башкаруында сугыш еллары шигырьләре яңгырады. "Һәйкәл янында ана" сәхнә күренеше башкарылды.
Чара азагында барлык катнашучылар солдат боткасы, пироглар белән сыйландылар һәм тәм-томнар белән чәй эчтеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев