Яңа Юл яшьләре “Алдынгылар хәрәкәте” проекты белән таныштылар
“Алдынгылар хәрәкәте » - Россия территориясендә, шул исәптән безнең районда да актив үсә торган балалар һәм яшьләр хәрәкәте.
Яңа Юлда Шеланга мәктәбенең алдынгылар Советы рәисе Ганиева Зарина балаларга "Алдынгылар хәрәкәте" гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте турында сөйләде, аларны уртак команданың бер өлеше булырга өндәде. "Алдынгылар хәрәкәте" һәр балага үзен табарга, ишетергә, үз сәләтләрен һәм талантларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бу балаларны дөрес юнәлештә, илебезнең гомуммилли традицияләрендә һәм рухи кыйммәтләрендә үстерү.
Ул шулай ук укучыларны хәрәкәт эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды. Бу патриотлык һәм тарихи хәтерне саклау, волонтерлык, сәламәт яшәү рәвеше, экология һәм әйләнә-тирә табигатьне саклау, сыйфатлы белем алу. Зарина Ганиева балалар һәм яшүсмерләр үзләре өчен кызыклы проектлар сайлый алачагы турында сөйләде, шулай ук бүгенге көндә мөмкин булган активлыклар турында мәгълүмат бирде, мәктәпләр һәм башка беренчел бүлекләр базасында волонтер отрядлары төзелә торган «Алдынгыларның волонтер отрядлары» проектына игътибарны юнәлтте.
Очрашу барышында яхшы гамәлләрнең үзебезне һәм әйләнә-тирә дөньяны ничек үзгәртүе турында фикер алыштылар. Балалар бик теләп әңгәмәгә кушылдылар, сорауларга җавап бирделәр: “Сиңа кемгә дә булса ярдәм итү ошыймы? Нигә?”, “Сиңа ярдәм кирәк булганда кемгә мөрәҗәгать итәсең?”, “Синең тормышыңдагы кайсы гамәлне игелекле дип атап була?”
Очрашу азагында Зарина Ганиева балаларны «Алдынгылар хәрәкәте» командасының бер өлеше булырга өндәде, бу бит үзләрен табу һәм күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев