Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа елда могҗизалар булырга тиеш!

Шундый могҗизаларның берсе Үзәк хастаханәдә булды: Яңа ел төнен хастаханәдә үткәрергә мәҗбүр булган балалар һәм аларның әти-әниләре янына Кыш бабай белән Кар кызы килде!

Күңелләребезгә кадерле Яңа ел символлары балаларга һәм аларның әти-әниләренә тизрәк савыгуын теләделәр. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп әйлән-бәйлән уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр һәм барысы да татлы бүләкләр алдылар. Балаларның бу очрашудан күңелләре күтәрелеп, авырулары онытылып, кәефләре күтәрелеп китте. Ә бу искиткеч вакыйганы нәниләр өчен оештыручы тылсымчылар булып хастаханә җитәкчелеге тора. Алар нәни пациентлар һәм аларның әниләре турында мәхәббәт һәм кайгырту белән бәйрәм  көннәрен хастаханәдә үткәрүләрен бераз бизәргә булдылар.

 -Кадерле дуслар, Яңа елда сезнең белән могҗизалар ешрак булсыннар һәм бары тик яхшы вакыйгалар гына булып торсын! Йортыгыз шатлыклы мизгелләр һәм иминлек белән генә тулып торсын! Сезне бу эшләрдә сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт озатып йөрсен,- дип котлый хастаханә җитәкчелеге район халкын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев