Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа ел утлары әкияткә чакыралар

Яңа ел балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә көтелгән һәм якты бәйрәм.

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында авылда яшәүчеләр һәм кунаклар өчен  «Яңа ел утлары әкияткә чакыралар» - Яңа елга багышланган бәйрәм концерты программасы узды.  

Алып баручы Кар кызы һәм Кыш Бабай, Елена Седова һәм Никитушкин Кирилл башкаруында, Яңа ел алды кәефе бүләк итеп авыл халкын шатландырдылар. Тамашачылар  әкияти мөхиткә чумды һәм күп уңай уй-кичерешләр кичерделәр.

Сәхнәдә үзенең дәртле биюен бәләкәй йолдызчык Мира Хәйруллина башкарып, авылдашларына елмаю һәм соклану бүләк итте. 

Алефтина Саттарова, Резеда Сибгатова, Фәридә Әхмәдиева, Татьяна Никитушкина һәм Нина Вакурова катнашында вокал төркем  башкаруында  элекке җырлар барсының да күңелләренә хуш килде, залда уңайлы атмосфера тудырды.

Марат Бәхтиозин һәм Татьяна Никитушкина "Кайнана һәм кияү"не сәхнәләштереп тамашачыларда позитив хисләр һәм елмаю уятты.

Татар телендә җылы алкышлар белән кабул ителгән җырларны авылдашлары Динә Мөхәммәтҗанова һәм Алсу Биктаһирова башкарды.   Никитушкин Кирилл, Петров Ваня, Егорова Маша һәм Артем Хәйруллин башкаруында "Иске һәм Яңа ел" сәхнә әсәре башкарылды.

Балалар Кыш Бабай белән бергә сәхнәдә дәртле бию башкардылар. Тамашачылар концерт программасында катнашучыларның барысын да көчле алкышлар белән каршы алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев