Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа ел тылсымы

Яңа ел алдыннан балаларның, шулай ук өлкән яшьтәгеләрнең, авыру аркасында бәйрәм чараларына килү мөмкинлеге булмаган кешеләрнең дә, барлык теләкләре үтәлергә тиеш.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, Печище авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, традиция буенча, өлкән яшьтәге авылдашларының өйләренә Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнарына киенеп котларга килделәр. Аларны һәр йортта гаҗәпләнеп һәм чын күңелдән сөенеп каршы алдылар.

Озак еллар дәвамында авылда актив тормыш алып барган, китапханә һәм мәдәният йорты оештырган барлык чараларда катнашкан  Ибраһимова Хаҗәр Нурмөхәммәт кызы һәм Рябцова Раиса Сергеевна килгән кунакларга аеруча шатландылар. Кыш бабай белән Кар кызы Печище авылында озак еллар яшәүче  Мингалиева Рәшидә Хәбибулла кызын да онытмадылар.

Яңа ел белән котлаулары һәм изге теләкләр белән Галимҗанова Нина Дмитриевна йортында да булдылар. Ул күп еллар Печищеда фельдшер булып эшләгән һәм әле дә  күршеләре аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Аның белән беренче төркем инвалид Павел Савельев яши.

Авылдашлары көтелмәгән бәйрәм визиты, игътибар өчен кунакларга  чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев