Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа ел бәйрәмнәрендә сәламәтлекне ничек саклап калырга?

Яңа ел бәйрәмнәре шатлык китерергә тиеш!

Бу искиткеч ял көннәрен сәламәтлеккә зыян салып, урын өстендә үткәрмәс өчен, табиблар режим сакларга һәм организмны стресска дучар итмәскә киңәш итә.

- Яңа елга әзерләнү эшләрен тәртипкә китерегез, барысын да үзегезгә генә йөкләмәгез. Яңа ел өстәлен әзерләү, бүләкләр сатып алу, көнкүреш эшләре тыныч һәм гаилә белән бергә башкарылырга тиеш.

-Көндәлек туклану режимыннан тайпылмагыз, салат, икра, шампанский, бутербродлар  чама белән кулланылырга тиеш, «ашап бетерергә кирәк, югыйсә әрәм була»  кагыйдәсен үтәсәгез, артык авырлык һәм холестериныгыз артыр. 

-Иҗтимагый урыннарга йөргәндә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез: авыру кешеләр белән аралашмагыз, битлек киеп йөрегез, бәдрәфләрдә булганнан соң кулларыгызны юыгыз.

-Саф һавада күбрәк йөрегез, спортның актив төрләре белән шөгыльләнегез: чаңгыда, тимераякта шуыгыз, кышкы урманда җәяү йөрегез. Бу йөрәк-кан тамырлары системасы, терәк-хәрәкәт аппараты һәм, гомумән, иммунитет өчен уңайлы вакыт. 

 -Йөрергә чыкканда җылырак киенергә, мамык киемнәр сайларга, кайнар чәй һәм запас бияләйләр алырга онытмагыз. Шунысы мөһим: урамда алкоголь кулланудан тыелыгыз.

Ял итү өчен куркынычсыз урыннарны сайлагыз ! Сау-сәламәт һәм бәхетле булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев