Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа Болгарда авыл хуҗалыгы ветеранын котладылар

Шушы көннәрдә 80-90 нчы елларда сыер савучы булып эшләгән Зиннәтуллина Фирая Кәлимулла кызы 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул Яңа Болгар авылында яши. Ул елларда авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән һәрбер сыер савучы, иген игүче үзенең бетмәс-төкәнмәс энергиясе һәм оптимизмы, яхшылыкка һәм гаделлеккә ышануы белән таң калдыра.  

Фирая Кәлимулла кызы бөтен эшчәнлеген авыл хуҗалыгына багышлаган, елдан-ел социалистик ярышларда алдынгы урыннарны яулаган. Ул елларда аның исеме район газетасының беренче битләрендә бик еш күренгән. 

 Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Фирая Кәлимулла кызына үзенең котлау хатын юллады, ә Татарстан Республикасы Агросәнәгать комплексының ветераннар советы Фирая Кәлимулла кызын «Татарстан Республикасы АСКсының мактаулы ветераны» - истәлекле медале белән бүләкләде. Котлау хатын, дәрәҗәле медальне һәм кыйммәтле бүләкләрне юбилярга Югары Ослан муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин һәм Октябрьский авыл җирлеге башлыгы Шамил Азизов тапшырдылар.

 Авыр хезмәте, тормыш зирәклеге, авыл традицияләрен саклау һәм хезмәт династияләрен торгызу өчен күп көч куюына рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Фирая Кәлимулла кызын юбилее белән котлап, күңел күтәренкелеге, шатлык, һәрвакыт зирәк булуын, баһадирларча сәламәтлек, туганнарыннан җылы сүзләр генә ишетүен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев