Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа Болгар авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл ачылды

Октябрьский авыл җирлегенең Яңа Болгар авылында 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы узды. Ул «Гражданнарның үзара салым» республика программасы ярдәмендә төзелде.

Мемориалда авылның 30 кешесенең исемнәре мәңгегә уелган. Иртә таңнан һәйкәл янына бәйрәмнең традицион атрибутлары: георгия тасмалары, ал канәферләр, лаләләр, нарцисслар, шарлар белән авыл кешеләре килде.

Бәйрәм митингын авыл җирлеге башлыгы Шамил Азизов ачты. Ул авыл халкын әлеге вакыйга һәм Җиңү көне белән котлады. Шамил Рәмис улы һәйкәлне төзергә ярдәм иткән барлык авылдашларына рәхмәт белдерде һәм һәйкәл төзелешенең әһәмиятен билгеләп үтте. Хәзер хәрби дан көннәрендә һәм истәлекле даталарда һәрбер кеше Ватанны саклаучы якташлары-геройларына һәйкәл янында хөрмәт һәм ихтирам күрсәтә ала.

Чараның кунагы - “Югары Ослан районының мәшгульлек үзәге” директоры Алинә Габдрахманова булды. Ул Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе теләде.

Очрашу барышында тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һәм авыл халкы күз яшьләре белән Октябрьский урта мәктәбе укучыларының чыгышларын тыңладылар.

Илебезне яклап һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев