Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа атна Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан вируслы С гепатитын йоктыруга һәм таратуга каршы көрәш атналыгы белән билгеләнгән

Гепатит - бавырның кискен яки хроник ялкынсынулы авыруы, ул алкоголь куллану, кайбер дару препаратларын кабул итү яки гепатотроп вируслар йоктыру аркасында килеп чыгарга мөмкин.

С гепатиты  вирус китереп чыгара торган авыру. Шул ук вакытта авыруларның башлыча бавыры зарарлана, әмма башка мөһим органнарга, мәсәлән, бөерләргә яки калкансыман бизгә дә зыян килергә мөмкин.

Гепатит С вирусы йогышлы кешенең канында һәм башка биологик сыеклыкларында күп санда. Зарарлану еш кына йогышлы кешенең каны канга яки башка кешенең зарарланган тәненә (лайлалы тышчаларына) эләккәч була.

Инъекцияле наркотиклар кулланучы кешеләрдә гепатит С вирусы белән зарарлануның иң югары куркынычы булып санала. 

Зарарлану  шулай ук татуировкалар, пирсинг, стоматологик дәвалау, косметологик процедуралар, маникюр яки педикюр ясаган вакытта мөмкин, әгәр клиникада яки салонда стерильсез энәләр яки башка инструментлар кулланылса куркыныч арта.

Гепатит С вирусы җенси юл белән зарарланырга һәм йөклелек яки бала табу вакытында анадан балага күчәргә мөмкин.

Өй шартларында гаиләнең башка әгъзалары белән гомуми бритвалар (лезвияләр), маникюр (педикюр) кирәк-яраклар кулланганда йоктырырга мөмкин. 

Йогыну профилактикалау өчен татуировкалар, пирсинг һәм дәлилләнмәгән косметологик процедуралар ясаудан баш тартырга кирәк, яки, алар үткәрелгән очракта, тиешле хезмәтләр күрсәтүгә рөхсәте булган оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, аларның белгечләре куркынычсыз хезмәт күрсәтүгә өйрәнелгән булалар һәм бер тапкыр яки күп тапкырлар кулланыла торган стериль инструментлар кулланалар.

Өй шартларында бары тик үз кырыну әсбапларыннан, маникюр (педикюр) кирәк-яракларыннан, теш щеткаларыннан, сөлгеләрдән һәм гигиенаның башка чараларыннан файдаланырга һәм аларны  гаиләнең башка әгъзаларына файдаланырга рөхсәт итмәскә кирәк.  

Йогуның җенси юлын профилактикалау өчен, саклык чараларын (презервативларны) файдалану мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев