Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләр һәрвакыт игътибар үзәгендә

Югары Ослан муниципаль районында 80 яшьтән өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүчеләрнең өйләренә барып хәлләрен белү дәвам итә.

Бу ел саен уздырыла торган чара. Ул  «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. 

“Островок надежды” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре гражданнарга Югары Ослан муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү төрләре, стационар формада социаль хезмәт күрсәтү, шулай ук озак вакыт тәрбияләү системасын тәэмин итү, өлкән буын гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту һәм системалы ярдәм программасын гамәлгә ашыру турында аңлатма бирәләр.

Чара Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә башкарыла, алар янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик эш алып баралар. Шулай ук газ җиһазлары һәм мичләр, электр җиһазларының техник торышына аерым игътибар бирәләр.

Әңгәмәләр барышында өлкән кешеләргә янгын куркынычсызлыгы буенча һәм социаль мошенниклардан саклану ысуллары турында белешмәләр тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев