Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Гыйззәтуллиннар гаиләсе нәниләргә бүләк ясады

Октябрьский урта мәктәбе укытучылары Гыйззәтуллиннар гаиләсе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә йомшак уенчыклар бүләк иттеләр. Балалар бүләкләрне бик шатланып кабул иттеләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу әлеге игелекле гаиләнең бердәнбер хәйрия чарасы түгел. «Гаилә канаты астында» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең актив катнашучылары буларак, Раил Хәбибулла улы һәм Марина Владимировна махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларыбызга да даими рәвештә посылкалар җибәрәләр, Югары Осландагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортына булышалар, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы патронажы астында эшләүче әлеге хәрәкәтнең барлык төп акцияләрендә катнашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев