Гыйниятуллиннар: «Югары Осланны яратып яшибез»
Һәр көннең, мизгелнең кадерен белеп яшиләр алар.
Аларның йортлары, ишегаллары, каралты-куралары дә үзләре кебек матур, балкып тора. Бар җирдә дә тәртип, чисталык, пөхтәлек. Килеп керүгә хуҗалар да елмаеп, колач җәеп каршы алалар, татар халкына гына хас кунакчыллыклары үзләрен бизәп тора. Әле уйламаганда күңелле, мәшәкатьле вакытларына да туры килдем. Уллары Илнурны башлы-күзле итәргә йөргән вакытлары иде. Әлеге язмам Югары Осланда күп еллар гомер итүче Нурислам Мөбәрәкша улы һәм Дамира Зөфәр кызы Гыйниятуллиннар гаиләсе турында булачак.
Нурислам 1960 елда Арча районы Ташчишмә авылында биш балалы гаиләдә дөньяга килә, игезәк сыңары белән алар төпчек балалар. Бүгенге көндә бишесе дә исән-саулар. Унны бетереп, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында зоотехник һөнәренә укый башлый, шул арада Ерак Көнчыгышта Совет Армиясе сафларында Ватанга бурычын биреп кайтып, укуын тәмамлый. Ул вакыттагы тәртип буенча, юллама белән Югары Ослан районына килеп урнаша. Хезмәтен Нурислам Мөбәракша улы нәсел эше буенча зоотехник булып башлап җибәрә. Корчагин Владимир Тимофеевич, Локманов Габдулла Лотфулла улы, Хөсәенов Фоат Гарифулла улы белән эшләгән вакытларын сагынып, җылы хисләр белән искә алды ул. Читтән торып Казан ветеринар институтын тәмамлый. Пенсиягә чыкканчы авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында ул күп кенә вазыйфаларда хезмәт куя. Нинди генә вазыйфаны башкарса да Нурислам үзен гадел, принципаль кеше буларак күрсәтә.
Үзенең насыйп ярын ул уйламаганда Буада очрата. Дамира Зөфәр кызы әлеге районның Таң авылы кызы, гаилә Буа шәһәренә күченеп яши башлый. Мәктәптән соң Буа медицина училищесын тәмамлый. Нурисламны очратканда Буа балалар приютында эшләгән вакыты була аның. Буа ягы шикәр чөгендере үстерү, шикәр заводы белән данлыклы яклар, әлеге эшләр Дамираны да читләтеп үтмәгән, кечкенәдән хезмәттә үскән тырыш кыз. Уртак гаилә тормышын Югары Осланда башлап җибәрәләр. Югары Осланда Дамира төрле өлкәләрдә хезмәт куя, бүген ул лаеклы ялда. Бергәләп тырышып, йорт җиткерәләр. Уллары Илнур дөньяга килә. Бүгенге көндә төзелеш эшләре буенча югары белем алып, шул өлкәдә уңышлы эшләп килә. Шушы көннәрдә үзенең гаиләсен корган вакыты аның.
Гыйниятуллиннар җир кешеләре, яратып бакчалар үстерәләр. Кош-корт, казлар, бройлер тавыкларсыз аларның җәйләре үтми.
“Югары Осланга килеп урнашканга бер дә үкенмәдек, Осланны яратып яшәдек, эшебезне яратып, күңел биреп эшләдек”, - диләр бертавыштан Гыйниятуллиннар.
Һәр көннең, мизгелнең кадерен белеп, яшәешкә шатланып, туганнары белән аралашудан ямь-тәм табып, улларының уңышларына сөенеп, яшәгән көннәре Нурислам һәм Дамира Гыйниятуллиннарның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев